Информация к новости
  • Просмотров: 3302
  • Автор: admin1
  • Дата: 11-12-2013, 09:03
11-12-2013, 09:03

Нияз белән Егорга алмаш бармы?

Категория: Республиканские турниры, Публикации

Нияз белән Егорга алмаш бармы?

 

"Динамо” спорт комплексында бокс буенча Башкортстан чемпионаты һәм беренчелеге тәмамланды. Рингка, тәҗрибәле боксчылардан тыш, кырыс спортта тәүге адымнарын гына ясаучылар да чыкты.

Сер түгел, спорт лаеклы алмаш әзерләнгәндә генә үсешә. Ир-егетләр арасында Егор Хлынцев, Нияз Фәйзуллин кебек бик күп бәйгеләрдә сыналган тәҗрибәле спортчыларга тиңнәр булмады. Ә аларга алмаш бармы? Бу сорауга 1998-99 елгы үсмерләр арасында барган бәйге җавап бирде. Һәр алыш киеренке көрәштә үтте. Җиңүчеләрнең хакимнәр бәхәсе нәтиҗәсендә генә ачыклануы шул хакта сөйли. Ягъни, көндәшен зур өстенлек белән җиңүчеләр аз булды. Күп очракта гонг яңгырагач та кем җиңгәнен әйтү авыр иде. Димәк, бокс Уфада гына түгел, республиканың башка төбәкләрендә дә үсешкән.

– Барлыгы дүрт спортчы белән көч сынаштым, – диде алтын медаль яулаган, "Җиңүгә ихтыяр көче” номинациясендә бүләкләнгән Күмертау егете Константин Котов. – Өч көндәшемне әллә ни зур көч түкмичә генә җиңдем. Финалда Башкортстанның иң өметле яшь боксчыларының берсе Максим Страупе белән көч сынаштым. Өч раундта да җиде кат тир түгәргә туры килде. Бу юлы уңыш миңа елмайды. Мөгаен, бәйгегә җитди әзерләнүем ярдәм иткәндер.

Уфаның Олимпия резервындагы 4нче балалар  һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Учалы егете Игорь Сабанбаев "Иң яхшы техник һәм тактик әзерлек өчен” номинациясендә бүләкләнде.

– Бокс белән унберенче ел шөгыльләнәм, – диде Игорь. – Алтын медаль яуларга бай тәҗрибәм ярдәм иткәндер.

Башкортстанның бокс буенча чемпионнары тиздән Идел буе федераль округы бәйгесендә республика данын яклаячак. Якташларыбызга бәйгеләрдә уңышлар телик!

Айдар Зәкиев.

 *  *  *

Рим БӘШӘРОВ, Башкортстан җыелма командасының өлкән тренеры:

– Бокс буенча Башкортстан чемпионатын ел  ахырында үткәрүнең максаты – ил күләмендәге ярышларда катнашырдай спортчыларны ачыклау. Алтын медальләр яулаган спортчылар Башкортстан җыелма командасы составында Идел буе федераль округы бәйгесендә катнашу хокукын яулады. Көмеш һәм бронза медальләр яулаучылар бу максатка "Динамо” һәм башка оешмалар үткәргән ярышларда җиңеп ирешә ала.

Бәйге югары дәрәҗәдә үтте. Акъяр, Морак авылларыннан да спортчылар килүе бәйгенең географиясе киңәюе, боксның авылларда да үсеше турында сөйли. Күмертауда элек бокс түгәрәге юк иде, быел исә Күмертау егете Константин Котов алтын медаль яулады.  Монысы безнең өчен  тагын бер шатлыклы яңалык булды.

Вадим КУДИНОВ, спорт судьясы:

– Киләчәктә Башкортстан данын ил, дөнья күләмендәге бәй­геләрдә яклардай үсмерләр үсеп килә. Бу күре­нешкә чиксез шатмын. Спорт­чыларның һәм­мәсе диярлек үзенә генә хас алымнар куллануы да игътибарга лаек. Узган ел белән чагыштырганда катнашучылар саны гына түгел, спортчыларның әзерлек дәрәҗәсе дә үсеш кичергән. Димәк, республикада боксның киләчәге бар дияргә нигез бар.

 Александр ХЛЫНЦЕВ, Стәрлетамак җыелма командасының өлкән тренеры:

– Хәзер Башкортстан чем­пионы дәрәҗәсенә ирешү авыр. Һәр авырлык кате­гориясендә ун­бишкә кадәр спортчы чыгыш ясый. Һәммәсе дә югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Финалга үтү өчен бик күп көч һәм тир түгәргә кирәк. Бокс сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да үсеш кичерә. Стәрлетамактан унбиш спортчы алып килдек. Икесе – алтын, икесе – көмеш һәм дүртесе бронза медаль яулады. Нәтиҗәләрдән канәгатьмен.

Уважаемый посетитель, Вы зашли на сайт как незарегистрированный пользователь.
Мы рекомендуем Вам зарегистрироваться либо войти на сайт под своим именем.
Информация
Комментировать статьи на нашем сайте возможно только в течении 3 дней со дня публикации.

Архив новостей

Август 2018 (1)
Июль 2018 (2)
Июнь 2018 (1)
Май 2018 (2)
Апрель 2018 (7)
Март 2018 (4)

Счетчик

Посетители с 19.04.12

^